Вы находитесь на главной странице сайта !!! В моей методической копилке собранны материалы, которые охватывают аспекты преподавания физической культуры: программы по физкультуре, здоровьезбережения и видам спорта, календарно тематические планирования, кроссворды , статьи, нормативы, комплексы упражнений, правила соревнований, приказы Министерства образования и многое другое…

среда, 2 сентября 2020 г.

Инша «Авылым кешеләре”

  “Татар авылы” конкурсы

Авылым кешеләре” номинациясе

 

Язды:  Минсафинов Ирек Ристемович, физкультура укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Инде ничә ел бертуктаусыз гаиләбез “Вакыт” газетасын укып бара. Шунда “Татар авылы” дип исемләнгән кокурс турында укыгач, башыма бер фикер килде. Безнең авылда да бит уңган кешеләр күп. Нигә аларны без танытмича шып кына яшәп ятабыз соң? Мин дөньяның иң матур авылларының берсе Тукай авылында туганмын.

 

 

Тукай авылы матур, аның халкы мөлаем. Минем авылым көннән көн матурая бара. Тукай авылына ямь биреп, анда яшәгән халкына тәрбия биреп, авыл урнасында мәдрәсә эшләп килә. Мәдрәсәдән юл аша мәктәп урнашкан. Мәктәптә 300 дән атык бала белем ала.

  Тукай авылы танылган шәхесләргә бик бай түгел дисәм ялгыш булмас иде. Шулайда монда кул осталары, мөгаллимнәр, табиблар, авиация белән шөгелләнүче шәхесләребез җитәрлек. Тукай халкы башка җирдә яшәргә күнекмәгән. Шуңа күрә аның уңган халкын дөнья белеп бетерми. Шушы язуымда Ямалетдиновлар турында сузем булыр.

“Кешедә бар нәрсәдә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеледә”,-дип язган Антон Павлович Чехов. Чеховның язуы шушы  гаиләдәге бар кешегәдә килешеп тора. Тукай авылының Ленина  урамында Ямалетдиновлар йорты урнашкан. Шушы йортта яшәгән һәр кешедә кул остасы. Минсәмирә апа Тукай авылына Абзал белән Зәкия әби гаиләсенә килен булып Шыгырдан авылыннан килә. Ул Шыгырдан авылының мәктәбен тәмамлагач, Чебоксарга пешекче хөнәрен үзләштерергә укырга керә. Укуын уңышлы гына тәмамлап бетергәч, 1 ел Трикотажный фабрикада пешекче булып эшли. 1982 нче елның 2нче декаберендә Тукай авылына тәртипле, данлы гаиләгә килен булып килә. Зәкия әби бүгенгесе көнгә кадәр шатланып яши. Чөнки аның килене бар яктан да уңган. Андый кешеләр бик срәк булалар. Минсәмирә апаның матурлыгы, акыллы булуы белән тормыш иптәше Аймәт абыйда горурланып яши. Минсәмирә апа 28 ел буена мәктәптә идән юучы булып эшли. Мәктәпне кояш сыман елмаеп җылытып, хәрбер баланы юатып тора иде.  Ярдәм сораучы булса акыллы киңәшләре белән ярдәм итә тора иде дип искә алалар укутучылар. 

  Аймәт абый белән Минсәмирә апа 3 малай үстергәннәр: Тәлгать, Марат һәм Ирек. 43 яшендә Минсәмирә апа кайнана була. Олы уллары Тәлгать күрше авылдан Рамия исемле кызны узенә пар канаты итеп алып кайта. Ул аерылып чыгып уз йортында тимер сатып көн күрә, хатыны торт пешерә.

    Уртанчы уллары Марат абыйсының туе узып 3 ай вакыт узганнан соң, ул да үз гаилә учагыгын кабызып жибәрә. Абыйсы сыман Урмай авылының сүзгә күндәм, гүзәл, акыллы, уңган кызы Сиринәне бергә тормыш итәргә дип сайлап ала. Абыйлары сман гаиләдә ир тимер сата, хатын торт пешерә. Инстаграм челтәренә кереп  iamaletdinovasirina ссылкасын ачсаң исең китә.  300 дән артык торт белән танышасың.

                       

Шушы тортларны барысында үз куллары белән Сиринә пешергән. Балалар өчендә, олылар өчендә җаен җайга китереп ясый ул. Беренче караштан ул тортларны кеше ясаганына ошана алмыйсың, зур цехта махсус апаратлар белән ясалган дер дигән фикер килә. Ә, юк бит, аларның барысында Сиринә үз куллары белән пешерә. Элек колхоз,  кемнәрнең яши торган җирләре кечерәк,  өстәп җир биргән. Минсәмирә апаларның өстәмә җирләре үзәк юл читендә урнашкан. Марат белән Сиринә шушы җирдә үз кибетләрен ачалар. Кибеттә беренче тимерләр генә булса, хәзер анда савыт сабалар, кирәкле өй җихазлары да сатыла башлады. Яңа товар кайтыр җитүгә Сиринә апа аларны интернетка урнаштыра. Өеңнән чыкмича, нинди әйбер кирәген сайлап алып була. Кибеткә килә алмаучыларга үзләре китереп бирәләр. Тукай халкы зур рәхмәтләрен укый шушы гаиләгә. Кирәк әйберне алырга районга йөри идек, бензин бетереп дип сөйлиләр. Ә хәзер “җыннар” кибетеннән генә алабыз диләр. Тукай халкына бу зур булышлык.

 Көче уллары Иректә абыйларыннан калышмича тимер сата башлый. Аның хатыны Динәдә пешекче хөнәрен үзләштергән. Ирек тимердән үз куллары белән рәшәткәләр ясый.

 

                                     

 

Тукай халкы гына түгел күрше авылдан килеп алучыларда бихисап. Үзе чәчәкләрен ясап, төрле бизәкләр белән бизәп, буяп йорт каршысына илтеп урнаштырып бирә. Тукай авылында күп йортларда  аның кулы белән ясалган рәшәткәләр. Ул рәшәткәләрнең матурлыгын күреп хуштан язарсың. Шушы матурлыкны ясарга аңа этисе зур ярдәм биреп булышып тора.

  Аймәт абый үзе һәм аның 3 улы да тимер белән шөгелләнәләр. Минсәмирә апа һәм 3 киленедә уңган пешекчеләр, торт пешерәләр. Бу очраклы хәл микән, әллә инде Ходайның бер кызыклы куренеше?  Укытучылар гаиләсе, табиблар гаиләсе бар, ә малайлары тимер белән шөгелләнуче, 3 килнедә торт пешерүче минем уемча юк иде эле. Торт пешерү ул барлык кешенең хәленнән килми, анарга сәлият кирәк. Ә Минсәмирә апаның 3 киленедә менә дигән тортлар пешерәләр.

   Минсәмирә апага бүгенгесе көндә “Сез бәхетле?” дип сорагач. “Бик бәхетле” –дип җавап кайтарды. “Бүгенгесе көндә 7 оныгыбыз бар. 3 малаебыз, 3 киленебез кадерендә яшибез. Өч бертуган бергә киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәм биреп яшиләр. Абзал әти белән Зәкия әни бик акыллы кешеләр ииде. Тәртипле нәселдән. Безгә үрнәк ата-ана булдылар. Әтинең безнең арадан китуенә 10 ел булды, әнигә 87 яшҗ тулды.”- дип сөйләде ул безгә.

Шушындый гаиләләр авылларны матурайтып яшиләр. Аларның гаиләсе һәркемгә үрнәк. Кешене хезмәт бизи, дөньяга таныта. Бүген без Ямалетдиновлар гаиләсе аларның хезмәтләре белән таныштык. Аларга исәнлек, саулык, башлаган эшләрен дәвам итергә теләк теләп калабыз.

 

Язды:  Минсафинов Ирек Ристемович, физкультура укытучысы